Гырон быдтон онлайн уза
Бәйрәмгә 15 июньдә старт бирелде
Быел удмуртларның милли бәйрәме Гырон быдтон республика күләмендә Варкләд-Бодья авылында узарга тиеш иде. Коронавирус пандемиясе аркасында ул онлайн форматта үтә.
Әлеге бәйрәмгә 15 июньдә старт бирелде. Инстаграм, ютуб, ВКонтакте социаль челтәрләрендә һәр көнне төрле районнарда яшәүче удмуртларның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган чыгышларны, котлауларны карап барырга мөмкин.
Әгерҗелеләрнең чыгышлары 26 июнь 10 сәгатькә билгеләнгән. Анда районыбызда яшәүче удмуртларның тормыш-көнкүреше турында чыгышлар, милли күлмәк тегү буенча мастер-класс, халык уеннары күрсәтелә. Удмурт үзешчән коллективлары җыр-биюләрен тәкъдим итәләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев бәйрәм белән котлаячак.
Гырон быдтон бәйрәме 27 июньдә төгәлләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев