Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Ямурзада «Карга боткасын» уздырганнар

Бәйрәмнең сые, әлбәттә «карга боткасы»

Язны каршы алу белән бәйле традицияләрнең төрле халыкларда үзенең якты, характерлы үзенчәлекләре бар. “Карга боткасы” - татар һәм башкорт халыкларының популяр борынгы бәйрәмнәренең берсе. Бу - язны каршы алу бәйрәме, шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык бәйрәм оештырган.

Без дә авыл халкы белән ел да уза торган бәйрәмебезне уздырдык. Күңелле уеннар,төрле бәйгеләр дә килгән кунаклар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмнең сые, әлбәттә "карга боткасы".Ркыя апа пешергән ботка,Салават әзерләгән самавар чәеннән дә тәмлесе булмагандыр.

Ел да шундый очрашулар кабатланып торсын,дигән теләкләр белән саубуллаштык, дип хәбәр итә Ямурза авыл клубы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев