Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Мәгъсум Салихов 2024 елда җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды.
Җирлеккә 6 авыл керә, 198 хуҗалыкта 380 кеше исәпләгәнә. Узган ел 7 кеше вафат булган, туучылар юк.
Авыл башлыгы шәхси хуҗалыкларда маллар саны кимүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә 151 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 69ы – сыерлар. Сыерлар саны, узган елга караганда, 6 башка кимегән.
"Моның бер сәбәбе – авылларның картаюы", диде җитәкче.
Ул узган ел башкарылган эшләргә дә тукталды. Алар арасында хавлык тарафыннан күптән көтелгән иң мөһим эшләрнең берсе – Яңавыл-Яңа Бәзәкә авыллары арасында 5 чакрым юлга асфальт түшәлү. Моның өчен җирлек халкы район башлыгы Ленар Нургаяновка олы рәхмәтен белдерде.
Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә авыл тормышы өчен янып яшәүче активистлар күп.
Фәнил Садыйков, Илдар Мәрданов, Марсель Харисов, Рәмзил Гаянов, Рәзиф Фәтхуллин, Айдар Ханнанов, Илфат Гайнетдинов, Сирин Мөхәммәтдинов, Фирдәвес Уразмановка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Раушан Хикмәтуллин, Дилүс Ямалиев, Радик Харисов, Илһам Кәрәмиев, Фәнзир Фәтхуллин, Дилүс Мөхәмәтдинов, Мәсгуть Гыйльметдинов, Рәзил Гыйльметдинов, Азат Әхмәтшин авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев