Яңаавылда 120 йомыркага токмач камыры җәеп кистеләр
Авыл тормышы

Яңаавылда 120 йомыркага токмач камыры җәеп кистеләр

Шушы көннәрдә токмач махсус хәрби операциядә катнашуларга җибәреләчәк

Яңавылда "Өй токмачы" кисү буенча хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә авыл халкы катнашып хатын-кызлар 120 йомыркага токмач камыры җәеп кистеләр.

Мәдәният йортына килә алмаганнар өйләрендә кисеп киптереп тапшырдылар. Әзер продуктлар контейнерларга салынып Яңа Бәзәкә авыл советы хакимиятенә тапшырылды. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашуларга җибәреләчәк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев