Ике авылда «сухой закон» керткәннәр
Исерткеч эчемлекләр сату тулысынча тыела
Башкортстанның Куергазы районындагы Якшымбәт һәм Якут авылларында исерткеч эчемлекләр сату тулысынча тыелачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы парламентның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Июнь аенда узачак язгы сессиянең йомгаклау утырышында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итәргә ниятли.
«Закон проектларын парламентка республиканың Куергазы район Советы тапшырды, - дип хәбәр итте Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев. – Әмма башта «коры закон» кертү турындагы карар авылларда – гражданнарның гомуми җыенында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Халык фикеренчә, алкоголь сатуны тыю аны куллану күләмен киметергә һәм шуның нәтиҗәсе буларак үлүчеләр санын азайтырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм демографик вазгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев