Илнур Сәхипов: Бүгенге көндә фермаларыбызда 700 баштан артык мал бар
Ямурза авылында яшәүче Сәхиповлар гаиләсе 2007 елда фермерлык хезмәтен башлап җибәрә
Ямурза авылында яшәүче Сәхиповлар гаиләсе 2007 елда фермерлык хезмәтен башлап җибәрә: башта пилорама ачалар, аннары күпләп мөгезле эре терлек алалар, җир эшкәртә башлыйлар. Төзелеш материаллары әзерләп, ит, сөт, җитештереп саткан табышның бер өлешен авылны яшәтү, халыкка уңайлыклар булдыру өчен тоталар.
- Шәһәргә китеп төпләнмибез, дип түгел, ә авылда калабыз, әти - әнигә булышабыз, дип үстек. Авылның киләчәге үзебездән, балаларны ничек тәрбияләүдән тора,- ди Илнур Сәхипов.
- Баштагы мәлләрдә "Башлангыч фермер", "Гаилә фермасы" кебек программаларда катнаштык. Маллар алу өчен яхшы этәргеч булды ул. Хәзер барысы да җайга салынды. Фермада даими хезмәткәрләр 40 кеше. Ә чәчү вакытында, уңыш чорында сезонлы эшчеләр белән эшлибез, ди фермер.
- Фермерлык - көне- төне эшләргә кирәк булган тармак. Малларның авырып киткән вакыты, сыерларның төнлә бозаулаган чагы бар. Эш башлаганда, акча, вакыт, мөмкинлекләр, теләк-барысын да исәпкә алырга кирәк.
Бүгенге көндә фермаларыбызда 700 баштан артык мал бар, - дип сөйләде Илнур Сәхипов. - Шуларның 150 - савым сыерлар. Калган маллар - тана- үгезләр, бозаулар. Һәр көнне Ижау каласына 3600 тонна сөт савып җибәрәләр. Итне күбрәк Чаллы каласына илтеп саталар икән.
"Кечкенәдән авыл җанлы булып үстек, авылда калабыз, дип яшәдек",- ди Илнур Сәхипов. Шул уңайдан мәктәп укучылары белән, Сәхиповлар фермасына сәяхәт кылдык.
Фермадагы хезмәткәрләр белән очраштык, аралаштык. Мөгезле эре терлекләрне, кечкенә генә бозауларны күрдек. Сөт апаратлары белән, һәтта терлекләргә азык өләшә торган трактор белән дә таныштык. Терлекләргә эчәр өчен, суның җылытылу ысулын да бик кызыксынып күзәттек.
Бу сәяхәт укучыларда хезмәткә карата кызыксыну уятты. Авылны яратырга, хезмәтне сөяргә, тырышып укырга, дигән теләктә калып, укучылар Илнур Сәхиповка зур рәхмәтләр белдереп, хезмәтендә, гаиләсенддә уңышлар теләп саубуллаштылар.
Күпме көч, күпме хезмәт белән, башкарылган бу фермерлык эшенә сокланып, горурланып кайттым. Авылны яшәтү, халыкны, яшьләрне хезмәткә тарту, эшле итү өчен, бар тырышлыкларын куеп, мөмкинлекләрдән файдаланып, хезмәт куйган Сәхиповлар гаиләсенә зур рәхмәтләр, җылы теләкләр генә юллыйсы килә.
Илшат абый белән Әнсәрия апаның уллары Илнур, Дамир, кызлары Гөлчәчәк үзләре кебек ипле, тыныч, тырыш, ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле. Авыл халкы белән уртак тел табып, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр һәм эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев