Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Исәнбай егетен армиягә озаттылар

Гадел Ягъфәров – авылдан бу чакырылышта армиягә киткән беренче егет

Бүген төнлә Әгерҗе районы хәрби комиссариатыннан җиде егет армия сафларына озатылды. Бу чакырылышта районнан 34 егет солдат каешы буарга тиеш. Аның 17се хәрби бурычын үтәргә китте инде. 

Исәнбай авылында кичә солдат озату тантанасы гөрләде. Гадел Ягъфәровны озатырга әти-әнисе, бертуган абыйсы һәм энесе, күпсанлы туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары килгән иде. Гадел – гаиләдә икенче бала. Балачактан эш тәмен белеп үскән егет. Мәктәпне тәмамлагач Казанда нефтьче һөнәренә укып, соңгы вакытта үз белгечлеге буенча эшләде. Хуҗалыкта әти-әнисенең төп таянычы, ярдәмчесе булды. Эшкә оста, сүзгә тапкыр Гаделгә бу көнне иң изге теләкләр теләнде. 

Солдат озату ашыннан соң Мәдәният йортында Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев та авылыбызның асыл егетенә иң матур теләкләрен юллады. 

–    Гадел нинди генә эшкә тотынса да, аны башкарып чыга. Ул армиягә ныклы әзерлек белән китә. Яшьтән спорт, эш белән ныгып үскән егетебезгә армия сынауларын җиңел узарга язсын, – диде ул. 
Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Өлфәт Тукманов та, яшь авылдашына изге теләкләрен юллап, гармун телләрен тартты. Ул уйнаган көйләргә җырлар, күмәк биюләр башкарылды.

Олы юлга чыгар алдыннан борынгыдан килгән йола буенча кәгазь битенә изге теләкләр язылды, Гадел ипине тешләп калдырды. Мәдәният йортында солдатларга багышланган стендка кулъяулык бәйләп калдырды. Тиздән анда солдатның фотосы да урын алачак. 

Хәрби комиссариатта армиягә китүче егетләрне район башлыгы урынбасары  Илфат Ямалиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев каршы алдылар. Алар да, егетләрнең исән-сау хезмәт итеп, нәкъ бер елдан туган якларга кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев