Исәнбай зиратында өмә узды
Өмәдә сиксәнгә якын кеше катнашты
Бүген Исәнбай авылы зиратында өмә узды. Ир-атлар карт агачларны кистеләр, хатын-кызлар зират территориясен, кабер араларын тырмаладылар.
Өмәдә сиксәнгә якын кеше катнашкан.
"Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" - диләр. Зиратлар – изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев