Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Исәнбайда яшәүче Зәниф абый белән Әлфия апа утыз баш кәҗә, ике сыер асрыйлар

Өлкәннәр мал асраудан тәм таба

Сер түгел, авыл да яшәүче яшь һәм урта буын мал асраудан бизеп бара. Элек хуҗалык саен икешәр, өчәр сыер, шуның кадәр үк бозау, сарыклар булса, хәзер мөгезле эре терлек тотучылар бармак белән генә санарлык заманда яшибез.

Ә менә Исәнбайда яшәүче Зәниф абый белән Әлфия апа мал асраудан бизгән авыл кешеләренә үрнәк. Зәниф абыйга – 72, Әлфия апага 64 яшь булса да, абзарлары тулы мал әле. Ике сыерлары, утызлап кәҗәләре көтүгә йөри.

– Икебез дә гомер буе мал асрап яшәгән кешеләр без. Шуңа абзарны буш килеш күз алдына да китермибез, – диләр авылдашларым.

ЭШЛЕ ГАИЛӘЛӘР

Үткәнгә кайтып, Зәниф абый белән Әлфия апаның тормышларын күз алдыннан үткәрик әле. Алар икесе дә эшле дә, ашлы да булган гаиләләрдән. Зәниф абыйның әтисе Газиз гомер буе алдынгы механизатор була. Әнисе Гөлчирә апа, алты балага гомер бүләк итеп, аларны хезмәт тәрбиясе биреп үстерүгә зур тырышлык куя. Үзе дә, кайда гына эшләсә дә, олы хөрмәт яулый.

Тырыш гаиләдә үскән Зәниф Гыйльфанов 46 ел тракторчы вазифасын башкара. Урып-җыю чорында комбайнчы буларак районда күп тапкырлар беренчелекне яулый.

– Әле хәзер дә эшләргә дәртем бар. Әмма “әнисе” генә ризалык бирми, – ди Әлфия апага елмаеп карап.

Әлфия Каированың да әти-әнисе үз эшләренең осталары булалар. Мәлик абый күп еллар Тугызбуй зонасындагы авылларга ат белән почта ташый. Минҗан апа сыер савучы булып эшли. Кызлары Мөнҗия белән Әлфия үзләрен белә-белгәннән бирле әниләренә булышырга фермага йөриләр. Мәктәпне тәмамлагач икесе дә күп еллар сыер савучы булып эшлиләр.

– Кулларыбыз кечкенәдән ныгып үсте. Мин әле дә Сабан туйларында кул көрәшендә катнашам. Көндәшләремне җиңми калмыйм, – ди Әлфия апа.

БЕРДӘН – УТЫЗГА

Алар – олыгайгач кына бергә булган пар. Бергә яшәүләренә 12 ел гына әле. Зәниф абыйның төп йортында әти-әни җылысын саклап, туганнарны каршы алып гомер итәләр. Бергә булганчы да һәрберсе үз хуҗалыкларында маллар асрап көн күрәләр. Хәзер исә һәрнәрсә уртак булган кебек, малкайлары да уртак.

– Авылдашым Әлфия апа вафат булганнан соң, аның кызы зааненский токымлы бер кәҗәсен алып китүебезне сорады. Ул вакытта әле авылда кәҗәләрне ялгыз әбиләр генә тоталар иде. Менә шул бер кәҗәдән саннары утызга җитте, – дип сөйли Әлфия апа.

Ул елларда әле кәҗәләр көтүгә йөрми. Әрсез малкайлар күрше-күләннең бакчасына да керештерә. Зарлану сүзләре дә ишетелә башлый. Шуннан кәҗәләрне сатып җибәрәләр. Әмма озакка түгел.

– Малкайларны бик сагындым. Абзарга чыккач буш урыннарына карап күңелем тулган чаклар аз булмады, – ди Әлфия апа.

Шуннан нубий токымлы тагын бер кәҗә алып кайталар. Үрчи-үрчи тагын бәтиләре белән бергә кәҗәләр саны утызга җитә. Шуларның унбере – савым кәҗәләр.

СӨТ РИЗЫКЛАРЫН ҮЗЕ ЯСЫЙ

Әлеге хуҗалыкта иртәнге эшләр сәгать дүртенче яртыда ук башлана. Хуҗабикәгә сыер-кәҗәләрне саварга сәгать ярым вакыт кирәк. Сыер сөтен хөкүмәткә тапшыралар. Кәҗәнекеннән сөт ризыклары ясыйлар.

– Кәҗә сөте тәмле һәм сәламәтлеккә бик файдалы. Аның майлылыгы 5 проценттан 8 процентка кадәр, – ди Әлфия апа. Ул сөтне дә аерта, кирәк булса май да яза, эремчек, сыр да ясый.

– Сырны бик гади ысул белән генә ясыйм. 3 литр сөтне кайнатып чыгарганнан соң 1 аш кашыгы уксус кислотасы салам. Ул шунда ук оеп чыга. Шуны сөзеп өстенә авыр әйбер бастырып куям. Берничә сәгатьтән сыр әзер була. Тоз-борычны өстенә сылыйм, – ди хуҗабикә.

ПЕЧӘННЕ ӘЗЕРЛИЛӘР ДӘ, САТЫП ТА АЛАЛАР

Мал карау Зәниф абый өстендә. Булдыра алганча печәнне дә үзе әзерләргә тырыша авыл уңганы. Моның өчен тракторы да, чапкычы да бар. Ашлыкны, үзләре әзерләгән печән җитмәсә аны да сатып алалар. Авылда маллар саны аз булу сәбәпле, көтүгә дә ай саен диярлек чыгарга туры килә.

– Оныклар белән бергәләп малкайларны көтү бик рәхәт. Болында хуҗалык эшләреннән ял итеп кайтабыз, – диләр.

Әнә шулай, актив тормыш белән яшиләр авылдашларым. Барысына да вакыт табарга тырышалар. Моңлы тавышлы Әлфия апа Исәнбайда, күрше-тирә авылларда узучы мәдәни чараларны бизи. Олыгайгач кына укып “права” алса да, аның да файдасын күрә. Кая телиләр, шунда машина белән барып кайталар.

Нинди йомыш белән генә мөрәҗәгать итсәләр дә, Зәниф абый да, Әлфия апа да беркемгә дә “юк” димиләр. Булдыра алганча, ярдәм итеп яшиләр.

– Абзар тулы малыбыз бар. Табыныбыз мул, күңелебез көр. Сәламәт булып, тигезлектә озак еллар яшәргә язсын. Төп теләгебез шул, – диләр хөрмәтле авылдашларым.

Белешмә:

Район статистика бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча Әгерҗе районында шәхси хуҗалыкларда 930 баш кәҗә асрала. Шәхси хуҗалыкларда ана кәҗәләрне һәм 1 яшьтән зуррак кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарны каплау өчен хөкүмәттән субсидия бирелә. Күләме – бер баш кәҗәгә 1000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев