Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Иске Эсләктә яңа модульле ФАП ачылды

Исәп буенча – районда уналтынчысы

Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников, авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхмәтов катнаштылар. Иске Эсләк, Үтәгәннән бик күп халык җыелган иде. Алар заманча фельдшерлык-акушерлык пункты ачылуын көтеп алуларын әйтеп, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Символик ачкыч медицина тармагында 27 ел стажы булган, шуның 8 елында фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире вазифасынла хезмәт куючы Гөлчәчәк Гафаровага тапшырылды.

– Мондый заманча җиһазландырылган, барлык уңайлыклары булган ФАПта халыкка тагын да сыйфатлырак медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин булачак, – диде ак халат иясе.

Шушы көнне авыл клубында узган халык җыенында авылның медицина тармагы ветераннарын да хөрмәтләделәр. Гөлия Җәлилева, Мөнзилә Камалиева, Сәрия Миназовага район үзәге хастаханәсе баш табибының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Шундый ук Рәхмәт хатына фельдшерлык-акшерык пункты төзелешен даими контрольдә тоткан авыл башлыгы Дамир Әхмәтов та лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев