Иске Эсләктә узган җыенга авыл халкы күпләп килде
Авыл тормышы

Иске Эсләктә узган җыенга авыл халкы күпләп килде

Бу җирлектә 328 хуҗалык исәпләнә

5 февральдә Иске Эсләк авыл җирлегендә узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхмәтов тарафыннан узган 2024 елга йомгак ясалды.

Иске Эсләк җирлеге Советы составына ике торак пункт керә: Иске Эсләк һәм Үтәгән авыллары. Барлыгы 328 хуҗалык исәпләнә.  

Ике авылда да сөт җыю оештырылган.

Иң мулдан сөт тапшыручылар:
Илгиз Садриев, Марат Шайдуллатов, Фәнил Шамсутдинов, Любовь Мусина, Илһам Шәймарданов, Дамир Әхмәтов. 

Әлеге җирлеккә кергән Үтәгән авылында Миргалим-Галина Әминовлар хуҗалыгында оештырылган мини-ферма әлеге җирлекнең горурлыгы булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Биредә 44 баш эре терлек үстерәләр. 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев