Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Исәнбайда «Олег Бадерин» фермерлык хуҗалыгында 17 кеше хезмәт куя

250 гектарда көзге культуралар чәчелгән

Районда иң зур җирлекләрнең берсе булган Исәнбайда узган халык җыенында 2020 елның авыл хуҗалыгы тармагына зур үзгәрешләр алып килүе турында әйтелде. Авыл җирлегендәге башка яңалыклар да бәян ителде. 

Яз көне «Агрофирма–Әгерҗе» һәм «Нәүрүз» ширкәтләре беренче филиалда эшчәнлекләрен туктатканнан соң, Исәнбайда 70кә якын кеше эшсез калган. Нәтиҗәдә, агрофирмада хезмәт куйганнарның бер өлеше биржага басарга, кайберәүләре икенче эш эзләргә мәҗбүр булган. Җәй көне җирлеккә яңа инвестор – күрше Удмуртиядән Олег Бадерин килгәннән соң әлеге тармакта бер-бер артлы уңай үзгәрешләр күзәтелүенә бик сөенәләр.

Беренчедән, «Олег Бадерин» фермерлык хуҗалыгында хәзерге вакытта 17 кеше хезмәт куя. 250 гектарда көзге культуралар чәчелгән. 1450 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. Җәй көне бер мең тонна сенаж һәм печәнне озак сакланышлы махсус пакетларга төргәкләп куйганнар. 200 башка исәпләнгән сыер фермасы, амбардагы бер складның түбәсе ремонтланган. Тиздән терлекләр алып кайту да күздә тотыла.

– Без Олег Леонидовичка зур өметләр баглыйбыз. Авыл халкын эшле дә, ашлы да итәчәгенә ышанычыбыз зур, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.

Ул шулай ук халык ризалыгы белән пай җирләрен яңа фермерга бирү турында килешү төзелгәнлеге, хәзер документларны рәсмиләштерү эшләре алып барылганлыгы турында да әйтте. Көз көне уңыш җыеп алганнан соң бер пай җиренә өчәр центнер ашлык биреләчәген әйтеп тә сөендерде.

Материалны тулысынча газетаның дүртенче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев