Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Иж - Бубый авылы китапханәчесе Рафисә Мусина мөмкинлекләре чикле авылдашларының хәлен белеште

Яшьлек елларын искә алдылар

Иж - Бубый авылы китапханәчесе Рафисә Мусина мөмкинлекләре чиклеләр белән эшләүне дәвам итә. Шушы көннәрдә ул авылда яшәүче Нәзирә һәм Рәшит Әхмәтҗановларның хәлен белешеп кайтты.

Яңа гына кайткан Рушана Вәлинең "Алда әле тагын язлар" исемле китабы Нәзирә апаның күңеленә аеруча хуш килде, чөнки ул шигырьләр дә укырга бик ярата. Рәшит абый әзрәк шаяртырга ярата, "Чаян" журналы белән кызыксына.

"Алар икесе дә бер тик тормыйлар, бер - берсенә ярдәм итеп, балан бәлеше белән икмәк пешерәләр иде. Алар белән чын күңелдән "Күңелемдәге хисләремне синең белән генә бүлешәм" исемле әңгәмә үткәрелде. Рәшит абый яшьлек еллары, армия сафларында хезмәт иткән елларны искә алды. Нәзирә апа мәктәптә эшләгән елларны искә төшерде. Әле ул мине хезмәт дәресеннән дә укыткан иде. Аларга исәнлек - саулык, матур тормыш, балалары, оныклары янәшәсендә озак еллар яшәүләрен теләп, күчтәнәч тапшырылды" - дип уртаклаша "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе белән Рафисә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев