Иж-Бубый авылы китапханәсендә «Балдай татлы туган телем» исемле әдәби кичә узды
«Радуга талантов» балалар иҗат йортының оештыручы педагогы А.Ф.Хисмәтуллина үзенең чыгышында Иж-Буби мәдрәсәсендә тел фәннәрен укыту турында мәгълүмат бирде
Иж-Бубый авылы китапханәсендә "Балдай татлы туган телем" исемле әдәби кичә оештырылды.
Кичә шигъри юллар белән үрелеп барды. "Радуга талантов" балалар иҗат йортының оештыручы педагогы А.Ф.Хисмәтуллина үзенең чыгышында Иж-Буби мәдрәсәсендә тел фәннәрен укыту турында мәгълүмат бирде. Китап сөючеләр үзләрен "Кем күбрәк сүз төзи" дигән уенда сынап карадылар. Табышмаклар, карлыгач сүзләреннән күп кенә сүзләр төзеделәр. Милли ризыклар темасына викторина сорауларына җавап бирделәр, сынатмадылар.
Кичәгә килгән кунакларыбыз: Фәнсия Латыйпова, Вәсимә Бадыйкова, Фәния Мусина, Алсу Хисматуллина, Мая Исакаева Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Рифә Рахман шигырьләрен бик сәнгатьле укыдылар. Вәсимә апаның әниләргә багышлап яттан сөйләнгән шигыре күңелләргә тәэсир итте. Аидә Вахитова, Алмазия Хамидуллина өйләрендә укырга китаплар да алдылар.
Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында дәвам итте. Чәй табыны янында кунакларыбыз коймак пешерү серләре белән уртаклаштылар. Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерербез дигән теләктә калдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев