«Изге йөрәкләр» изге эштә
Авыл тормышы

«Изге йөрәкләр» изге эштә

Бу көннәрдә дә волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, хәрбиләрнең сораулары буенча кирәк-яраклар тутыралар

Барҗы-Умга авылының Рамилә Хикмәтуллина җитәкчелегендәге «Изге йөрәкләр» волонтерлар берләшмәсе әгъзалары махсус хәрби операция зонасындагы якташларга һәрдаим ярдәм күрсәтүне үзләренең бурычлары дип саныйлар.

– Хәзер шәхси хуҗалыкларда да эшнең күп вакыты. Бакча сезоны башланды. Әмма шуңа карамастан, өлкән яшьтәге авылдашлар изге эштән читтә калмыйлар, – ди Рамилә ханым.

Бу көннәрдә дә волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, хәрбиләрнең сораулары буенча кирәк-яраклар тутыралар.

– Иң мөһиме, егетләр исән-сау булсыннар дип эшлибез, – диләр олы йөрәкле апалар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев