Иж-Бубый үрнәк булырга тиеш
Авыл җирлегендә халык җыены узды
Иж-Бубый – район үзәге Әгерҗегә иң якын авыл. Әлеге җирлеккә керүче Иж-Бәйки, Иж-Бубый урамнары аша да олы юл уза. Димәк, авылларны һәрвакыт төзек һәм чиста тоту – төп бурычларның берсе.
ҺӘР ЙОРТ ХУҖАСЫ ҖАВАПЛЫ
Халык җыены вакытында да авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов бу турыда кат-кат әйтте.
– Язын кар эреп бетү белән ике авыл арасындагы 14 чакрымга сузылган олы юл буйларын учреждение-предприятие хезмәткәрләре белән берлектә чүп-чардан чистарту өмәләре оештырабыз, җәй көне чүп үләннәрен чабып торабыз. Юл буйларындагы баганаларны агартабыз. Әмма авылларның төзеклеген булдыруда һәр шәхси йорт хуҗасы да җаваплы икәнен истән чыгармасак иде. Капка төпләрен, өй яны территорияләрен чиста тоту – сезнең җаваплылыкта. Бу яклап Молодежная урамында яшәүчеләрне үрнәк итеп куярга була. Биредә һәр өй яны территориясе – тәртиптә, – диде авыл башлыгы.
Быел Иж-Бәйкидә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәлне яңартканнар. Үзара салым акчасына Иж-Бубыйда Татарстан һәм Заречная, Иж-Бәйкидә Колхоз урамнарына вак таш җәйгәннәр.
– Әле башкарасы эшләребез күп. Иж-Бубыйда Колхоз урамына вак таш җәясе, су башнясын алыштыру эшен төгәллисе бар. Яшьләр, Яңа урамнарындагы баганалардагы лампаларны алыштыру да күздә тотыла, – диде Раиф Ваһапов.
СОРАУ-ТӘКЪДИМНӘР ЯҢГЫРАДЫ
Җыенда катнашучылар авыл халкын борчыган проблемаларны да җиткерделәр.
– Иж-Бубыйдан күпләр шәһәргә йөреп эшлиләр. Авылның ике башында тукталышлар бар. Авыл уртасына да бер тукталыш куеп булмасмы икән, – диделәр.
Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев әлеге мәсьәләне контрольгә алачагын әйтте.
Авыл мулласы Котдус хәзрәт Сәләхиев Иж-Бубый зиратында көзен дә, язын да икешәр ай дәвамында өмәләр узганлыгы турында сөйләде һәм аларда даими катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде.
– Әмма кайбер авылдашларның өмәләргә бөтенләй килмәве белән һич кенә дә килешеп булмый, – диде ул. Шулай ук ул мәңгелек йортта йөзьяшәр агачларны кисү эше дәвам итсен иде дигән теләген дә җиткерде.
– Берничә ел рәттән агачларны кисү буенча өмәләр узган иде. Быел әлеге эш башкарылмады, – диде ул.
Раиф Ваһапов 2022 елда үзара салым акчасының бер өлеше зираттагы карт агачларны кисәргә бүленәчәген әйтте. Калган проблемаларны да акрынлап хәл итәчәкләренә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев