Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кадыбашта проблемалар вакытында чишелә

Биредә район күләмендә югары күрсәткечләр

Кадыбаш авыл җирлегендә узган җыен зур бәйрәмне хәтерләтте. Моңа сәбәп тә бар: авылдагы проблемалар вакытында чишелеп барыла. Шуңа халык авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закировка, җитәкче исә авылдашларына ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Хәлил Локман улы үз чыгышын пандемия белән бәйле вәзгыять, халыкның 90 проценты вакцина ясатканлыгы турындагы мәгълүматтан башлады. Бу – район күләмендә югары күрсәткеч.

Кадыбашта узган ел грант акчаларына “Ерак тау чишмәсе“ ачылган. Чишмәгә бару юлының ике ягына авыл халкы, урман хуҗалыгы, мәктәп коллективы  белән бергәләп агачлар утыртканнар. Авылда республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы да буш тормый. 

Җирлектә ике шәхси һәм район кулланучылар җәмгыяте кибетләре эшли. Шәхси эшмәкәрләр Җәләевлар пекарнясында пешкән икмәк күрше-тирә авылларга да таратыла. Биредә яшәүчеләр, нигездә, “Тугызбуй“ агрофирмасында, мәктәптә, “Таттелеком“ элемтә узелының Кадыбаш участогында хезмәт куя. 
Касай һәм Кадыбаш халкына 67 төрдәге газета-журнал килә. Нәсимә Садыйкова – 8, Илсун Әхмәдиев, Вәсил Ситдыйков – 7, Флүр Шәйхиев, Нурания Төхбәтуллина, Рәхимҗан Закиров – 5әр төр газета-журналга язылган. 

“Милли мәгариф – әхлакый һәм рухи тәрбия нигезе“ буенча ресурс үзәге булып торучы, физика-математика юнәлешендә эшләүче Кадыбаш мәктәбендә белем сыйфаты югары, фән олимпиадалары һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр күп. Җыенда аларның исемнәре аталды, ә әти-әниләренә  мәктәп директоры Фәния Рәшитова Рәхмәт хатлары тапшырды. Тик балалар саны аз, нибары 51 укучы.

“Тугызбуй“ агрофирмасы пай җирләре өчен коры, чиста ашлык өләшкән. Бу төбәктә яшәүчеләрнең тагын бер куанычы: моңа кадәр чәчелмәгән җирләрнең бер өлешенә хуҗа табылган. Ул – Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев. 

Авылларда терлек асрап яшәүчеләр дә шактый. Ун ат булуы да – заманына күрә яхшы күрсәткеч. 148 мөгезле эре терлекнең 53е – сыерлар. Һәр авылда сөт җыючы да бар. Иң күп сыер асраучыларның да исемнәре аталды. Алар: Алмаз Солтанов, Наталья Рузибаева, Илһам Әхмәтҗанов, Расих Арсланов, Альберт Әхмәдиев, Рафил Рамазанов, Ләрисә Рамазанова, Илһам Дөлкәрнаев хуҗалыклары. Алмаз Солтанов хуҗалыгы гына узган ел 22 мең литрдан артык сөт тапшырган. 

Югарыда исеме телгә алынган Алмаз Солтанов, 15 гектар җир эшкәртеп, арпа һәм арыш үстерә. Шундый ук булдыклы ир-егет Шамил Закировның ашлык урыр өчен үз комбайны да бар. Бу җирлектә яшәүче Әхмәдиевләр исә райондашларыбызга җир җиләге үстерүчеләр буларак танылды. Альберт–Әминә Әхмәдиевлар уллары Айнур, Искәндәр белән берлектә яңа юнәлештә дә эш башлаганнар: буа буып, кечкенә карплар җибәргәннәр.  Җирне яратып, тырыш хезмәт белән көн күрүче гаиләләр алар.

Үз җиремдә дигәннән, туган авылларының йөзен төзек тотуга да зур игътибар бирелә бу җирлектә. Үзара салым акчасының бер өлешен хуҗасыз йортларның фасадларын алыштыруга тотарга планлаштыру – моның ачык мисалы.

Халыкның зират коймаларын яңарту буенча акча җыюда һәм өмәләрдә активлыгы да сөенерлек.

Җирлектә 195 пенсионер яши. Күптән килгән традиция буенча аларның юбилейларына авыл җирлеге Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшыра. Узган ел андыйлар тугыз булган. Мәчеткә су кертүдәге һәм тәһарәтханә төзүдәге тырышлыклары өчен авыл җирлеге башлыгы имам-хатиб Рәҗәп Нәфыйковка һәм Илфат Рамазановка да зур рәхмәтен җиткерде.

Халык озак еллар Кадыбаш авылы җирлеге башлыгы булып нәтиҗәле хезмәт куйган Илфат Рамазановка “Әгерҗе районының Мактаулы гражданины“ исеме бирелү хәбәрен көчле алкышлар белән кабул итте. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев аңа мактаулы исем бирелүне раслаучы таныклык һәм медаль тапшырды.

Белешмә:
Кадыбаш авыл җирлегендә 465 кеше яши: 221 – ир-ат, 244 – хатын-кыз.
Шуларның 21е – мәктәп укучылары, 7есе – балалар бакчасына йөрүчеләр.  Хезмәт яшендәгеләр – 230.
2021 елда 3 бала туган, 11 кеше вафат булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев