Кадыбашта җәйне озаттылар
Авыл тормышы

Кадыбашта җәйне озаттылар

Кадыбашның уңган-булган ханымнары ямьле табигать коячагында җәйне озату бәйрәме уздырдылар.

 

  • Соңгы ике атнада табигать нәкъ җәйне хәтерләтте. Әлеге матур мизгелне тагын да истә калдыру максатыннан авылыбыз апаларын табигать кочагына дәштек, – ди китапханәче Фәридә Каюмова.

Учакта тәмле ризыклар әзерләп, өйләреннән алып килгән тәм-томнар белән сыйланганнан соң, алар татарча биеп, җырлап күңел ачканнар. Авыл апалары үзләре үстергән чәчәкләр, яшелчәләрне үстерү серләре белән дә уртаклашканнар.

 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев