Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кадыбашта Ерак тау чишмәсендә өмә узды

Кызлар чишмә янына чәчәкләр утыртырга планлаштыралар

Кадыбашта 2021 елда Ерак тау чишмәсе ачылганнан бирле авыл активистлары аның территориясен һәрвакыт чистартып торалар.

Шушы көннәрдә Мәдәният йорты директоры Алсу Сибатова, китапханәче Фәридә Каюмова, пенсионерлар Фәзилә Сибатова, Рәвия Исмәгыйлева, хуҗабикә Рәмзия Насыйфуллина өмә оештырганнар.

– Авылдашлар, шәһәрдән кайтучылар кыш буе чишмәдән су алдылар. Суы чиста, бик тәмле. Көздән чистартылганга территориясе дә артык чүпле булмады, – ди Фәридә.

Чишмә тирәсенә авыл халкы җиләк-җимеш агачлары да утырткан булган. Кызганыч, аларына кышын куяннар зыян салган. Яңартасы булыр, диләр өмәдә катнашучылар.

Кызлар чишмә янына чәчәкләр утыртырга да планлаштыралар.

–  Ерак тау чишмәсе – авылдашларның, сыйныфташларның җыелу урыны ул. Шуңа аның территориясе матур, халыкны җәлеп итеп торырлык булсын дип тырышабыз, – ди Алсу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев