Каз бәбкәләренең «кыз», «малай» булуын ничек аералар?
Авыл тормышы

Каз бәбкәләренең «кыз», «малай» булуын ничек аералар?

Моның 3 төп билгесе бар

Яз ахыры, җәй башы — каз бәбкәләре, чебешләр тавышына күмелгән чор.

Кош-корт асраучылар аларның нинди токымнан булуын, ничек тәрбияләргә икәнен яхшы белә. Ә менә бәбкәләрнең атамы, яки анамы булуын ничек аерырга соң?

1. Каз бәбкәләренең канатын аерып карагыз. Каурыйларның берсе озын, икенчесе кыска булса — ана, барысы да озын булса — ата.

2. Каз бәбкәсен, тавык чебешен аягыннан тотып күтәрегез. Башын өскә күтәргәне — ана. Әтәч, ата каз буласы сузылып төшәчәк.

3. Шулай ук каз бәбкәләрен томшыкларына карап та билгеләргә була. Ана бәбкәләрнең борыны бәләкәй була.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев