Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Көчек авылы халкы базар эшен яңартуларын сорый

Халык җыены узды

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов та халык җыенында авыл халкының тормышы шәһәрдә яшәүчеләрнекеннән ким булмавын, күп кенә өйләрдә барлык уңайлыклар булдырылганлыгын, соңгы елларда хәтта чүпне дә капка төбеннән үк алып китүләрен әйтте. Җирлектә пенсионерларның да бар халыкның 30 процентын гына тәшкил итүе, узган ел 6 бала тууы – әлеге авылның гөрләп яшәвен күрсәтә торган мисаллар.

Ел буена башкарылган эшләр дә шактый күп булган, уңышлар да җитәрлек. Әмма бу язмада авыл башлыгын һәм халыкны борчый торган проблемаларга тукталырга булдык.

Җирлектә 42 буш йорт булуы һәм аларның авылларны ямьсезләп торуы, җәен аларның территорияләрен чүп үләннәре басуы – үзәккә үткән проблема, ди авыл башлыгы. Ул быелдан башлап кеше яшәми торган әлеге йорт хуҗаларына карата җир һәм милек органнары белән берлектә тикшерү алып барачакларын әйтте.
Рөстәм Әмирович киләчәктә җирлектә гаилә фермалары, кооперативлар оештырып эшләү мәсьәләсен дә күтәрде.

– Бездә мал асрап, шуннан өстәмә керем алып яши торган гаиләләр күп. Якынча 16 хуҗалык сөт һәм сөт продукцияләрен атна саен Ижау базарына илтеп сата. Тукай, Кукмара, Түбән Кама районнары үрнәгендә бездә дә кооперативлар төзү отышлырак булыр иде, – диде ул.

«Агрофирма–Әгерҗе» ширкәтенең пай җирләре өчен ашлыклата түләве сөендерә, әмма елдан-ел аның күләмен киметеп бирүе халыкта ризасызлык тудыра“, дип халыкның уртак борчуын да җиткерде. Шулай ук амбарга сакланышка куелган ашлыкны кыш көне авыл кешеләренә сату оештырылсын иде дигән тәкъдимен дә әйтте.

Авыл башлыгы быел кеше тормышына куркыныч тудыручы агачларны кисеп бетерәчәкләрен, Мәдәният йорты каршындагы батырлар хөрмәтенә куелган обелискны яңартачакларын, шулай ук тыкрыкларда юлларны төзекләндерүне дәвам итәчәкләрен һәм башка көн кадагында торган эшләре турында тәфсилләп сөйләде.

Җыенга килүчеләр район җитәкчеләренә гозерләрен дә җиткерергә ашыктылар. Көрәш буенча тренер Альфред Сабирҗанов элекке елларда Тирсәдә узган кышкы спартакиаданы оештыруны яңартуларын сорады. Район күләмендәге мәдәни чараларны авылларда да уздырырга кирәклеген әйтте. Мәктәп директоры Айгөл Гыйззәтуллина балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өчен мәктәпкә заманча җиһазлар кирәклеген ассызыклады. Авыл халкы Көчектәге базар эшен яңартасы иде дигән теләген дә җиткерде. Әлеге сорауларны уңай якка хәл итәчәкләренә ышандырдылар.

Җыен бүләкләүләргә дә бай булды. Район башлыгы Азат Вәлиев авылның тыл һәм хезмәт ветераны Фәһем Сәхәбиевны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады. Гомере буе төзүче булып эшләгән ветеран Ильяс Камалиевка һәм «Родина» колхозында озак еллар агроном вазифасын башкарган Луиза Сибгатуллинага «ТАССР оешуга – 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин Луиза ханымны ТР Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде. Бер төркем активистларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев