Кечкенә генә Гали авылында 23 кеше гомер кичерә
Гали – район үзәге Әгерҗедән иң ерак урнашкан авылларның берсе
Гали халкы эш тә, матурлык та ярата. Девятерня авыл җирлегенә керүче Гали – район үзәге Әгерҗедән иң ерак урнашкан авылларның берсе.
Ике урамлы авылда бүгенге көндә 23 кеше гомер кичерә. Колхозлар таралганнан соң күпләр эшсез калганнар. Әмма зар елап, кемнәндер нидер өмет итеп яшәмиләр биредә.
Кайсы гына хуҗалыкка керсәң дә абзар тутырып мал асрыйлар, араларында яшелчә үстереп, бал кортлары тотып, алган уңышның үзләреннән артыгын сатып гаилә бюджетын тулыландыручылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев