Шулай ук концерт тәкъдим иттеләр
Күпмилләтле җирлектә яшәүче татар, удмурт, рус милләтеннән кызлар кунакларга чәк-чәк, перепечи, каравай тәкъдим иттеләр.
Кичкетан, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, Кичкетан мәктәбе коллективлары әзерләгән күргәзмә дә бай һәм үзәнчелекле булуы белән җәлеп итә.
Анда кул эшләре осталары ясаган эшләнмәләр, 2021 туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган стенд, китаплар күргәзмәсе урын алган иде.
Шулай ук, Кичкетан авыл жирлеге узешчәннәре туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт тәкъдим иттеләр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев