Кодаш авылы клубында Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Ватанпәрвәрлек хисләре белән үрелгән чыгышлар тамашачыларны битараф калдырмады
Кодаш авылы клубында Бөек Җиңү көне уңаеннан узган чара мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашындагы чыгышлардан башланды. Ватанпәрвәрлек хисләре белән үрелгән чыгышлар тамашачыларны битараф калдырмады.
Бөек Ватан сугышы башлангач Кодаш авылыннан 194 кеше фронтка озатыла. Шуларның яртысы гына кире әйләнеп кайта. Ил иминлеге өчен башын салганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителеп, алар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
– Ни кызганыч, безнең авылда сугыш һәм тыл ветераннары юк инде. Әмма без аларның берсен дә онытмыйбыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров. Җитәкче Әфганстан бәрелешләрендә катнашкан авылдашлары Илфат Шаракин, Равил Солтанов, Сергей Шульмин, Валерий Тихоновка да олы рәхмәт сүзләре җиткереп, авылда төпләнеп яшәүче әфганчы якташларына бүләкләр тапшырды. Бүген махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычын үтәүченең тормыш иптәше Екатерина Галиәхмәтовага да бәйрәм күчтәнәче тапшырды.
Соңыннан тамашачыларга Риза Ишморатның “Кайту” әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган күренешне авылның сәхнә осталары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтердәй итеп башкарып, җылы алкышларга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев