Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Кодаш авылында ачылган яңа кибеттә душка кадәр бар

Мичкә ягасы юк

150 кешелек Кодаш авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән кибет ачу тантанасында халык үз душы, бәдрәфе булган бинаны оҗмах урыны дип атады.  

Кодаштагы кибет – районда республика программасы буенча төзелгән өченче сәүдә ноктасын ачуга җыелган халык кечкенә генә бер “сабантуйны” хәтерләтте. Татарстанда «Авыл кибете» программасы гамәлгә кергәч, 2018 елда Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында да шушындый ук модульле сәүдә нокталары ачылган иде.

– Без дә бу вакыйганы күптән көттек. Авылда узган гасырның 50нче елларында төзелгән бердәнбер кибеттә шартлар бик начар иде, – диде “Әгерҗе хәбәрләре” корреспондентына Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров. - Кибетнең урыны да бик уңайлы. Ул авыл уртасында урнашкан һәм 150 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, - дип билгеләп үтте ул.

Чарада «Татпотребсоюз» идарәсе рәисенең инвестицион үсеш буенча урынбасары Тимур Сәйфуллин, район башлыгы Азат Вәлиев, район кулланучылар идарәсе рәисе Ирек Заһретдинов катнашты.

Бәйрәм чарасына җыелган кешеләр кибетнең очрашу, яңалыклар белән танышу урыны булуын әйтте.

Ал тасманы кискәннән соң җитәкчеләр дә, авыл халкы да кибет эченә уздылар. 20 елга якын сатучы булып эшләүче Фәнилә Солтанова аларны ачык йөз белән каршы алып, беренче сатып алучыларга бүләкләр тапшырды.

– Иске кибет белән чагыштырганда монда оҗмах инде. Биредә якты, җылы. Бәдрәф, душка кадәр бар. Иң мөһиме, мичкә ягасы, товарның сакланышы өчен борчыласы юк, – ди Фәнилә апа, җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткереп.

Җитәкчеләр 2021 елда әлеге авыл җирлегенә караган Биектау авылында да шундый ук заманча кибет сафка басачагын әйтеп сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев