Кырындыда матурлыкка гашыйк гаилә яши
Шамиловлар йорты ерактан ук балкып тора
Кырындыда яшәүче Физәния–Флүс ШАМИЛОВлар йорты ерактан ук балкып, бөтен урамга ямь биреп тора. Биредә уңган, матурлыкка гашыйк хуҗалар яшәве чәчәкләр диңгезенең бакча һәм ишегалдына гына сыймыйча капка төбенә дә “ташып чыгуы“ннан да ачык тоемлана.
Аларның заманча йорты гаҗәеп матур: ап-ак итеп тышланган өйгә зәвык белән милли бизәкләр төшерелегән тәрәзә йөзлекләре үзгә ямь биреп тора. Матур бизәкле капка баганасы башында да – үзенчәлекле “фонарь“лар. Алгы бакча рәшәткәләрендә дә төсләр чиратлаштырылып, андагы чәчәкләр белән кушылып салават күперен хәтерләтә. Капка төбендә – кое. Аның тирәсендә чүлмәктә – гөлләр, җирдә – чәчәкләр. Биредәге ике аккош булдыклы хуҗаларның матур гаиләсе символы булып тоела.
Ишек алдында да чәчәкләр күргәзмәсе, диярсең. Алар бөтен җирдә: түтәлләрдә, төрле зурлыктагы чүлмәкләрдә... Флокс, петуния, лилия, дәлия, пион, кашкарый, роза һәм бәрхет гөлләре... Беседка да төрле яклап камап алган үрмә гөлләр эчендә утыра.
– Мин матурлык тудырырга яратам. Балалар кечкенә чакта ук гөл-чәчәкләр үстерә идек. Тормыш иптәшем дә бу шөгыльдән читтә калмый. Чәчәкләр санын елдан-ел арттыра барабыз. Хәзер бакчабызда 30дан артык чәчәк төре бар. Язын ук бик яратып үсентеләрен утыртып, җырлый-җырлый тәрбиялим аларны, – ди гүзәллек яратучы хуҗабикә. Җырлый-җырлый дигәннән, үзен-үзе белә башлаганнан бирле сәхнәләрдә чыгыш ясаган Физәния.
Ишек алдында да, капка төбендә дә тип-тигез хәтфә үлән. Анысы – Физәниянең тормыш иптәше Флүснең тырышлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсе.
Әнә шулай дияргә ярата авыл уңганы Флүс. Лаеклы ялга чыкканчы тракторда эшләгән ул. Капка ачып керүгә җиренә җиткереп төзелгән каралты-куралар хуҗаның алтын куллы икәнен әйтеп тора. Күп итеп үгезләр симертеп саталар алар. Казлар каңгылдаганы да ишетелә. Бройлерларны да йөзәрләп үстерәләр икән. Хуҗалыкта ат та бар. Аның белән үзләренең генә түгел, авылдашларының да бакчаларын сөрә, бәрәңгеләрен казып бирә Флүс.
– Флүс зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, авылдашларны соңгы юлга озатуда катнашмый калганы юк. Бик ярдәмчел, киң күңелле, кешелекле, ипле-тәртипле. Үзенең капка төбен чапканда безнекеләрне дә чабып чыга, күрми дә калабыз, –диләр күршеләре.
– Физәлия–Флүс йорты тирәсе иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Алар тирәсеннән үткәндә күңелләр күтәрелә. Өч кызлары да әти-әнисе кебек матур гаиләләр кордылар. Алты онык та, җәйләрен әби-бабай янында хезмәт чыныгуы алып, рәхәтләнеп ял итә. Авылдагы иң үрнәк гаиләләрнең берсе, – диләр авылдашлары.
Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров та авылда уздырылган чараларда актив булулары өчен аларга бик рәхмәтле булуын белдерде.
“Булганнан бар да була“ дип юкка гына әйтмиләр. Физәния һәм Флүс Шамиловларның яшәү рәвеше – шуның ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев