Кырындыда «Хәлең ничек, авыл?» дип аталган кичә узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде
Кырынды авылы мәдәният йортында "Хәлең ничек, авыл?" дип аталган бик тә җылы кичә узды. Мәдәният ветераны, әлеге мәдәният учагы белән озак еллар җитәкчелек иткән Илүзә апа Миннәхмәтова оештыруында узган кичәгә авыл халкы белән бергә туган авылларын сагынып читтә гомер кичерүче якташлары да бик күп җыелган иде.
Әдәби-музыкаль кичә барышында бик күп хатирәләр барланды, бик күп авылдашлар телгә алынды, бик күпләр сәхнәгә күтәрелде. Авылдашларына матур җыр-биюләрен, шигъри күчтәнәчләрен дә бик теләп бүләк иттеләр кичә кунаклары.
Озак вакытларга җитәрлек җылы хисләр бүләк иткән бәйрәмне оештыручыларга тирән рәхмәт сүзләре белән беррәттән тагын бер фикер җиткерелде: туган як җылысына сусаган күңелләргә мондый кичәләр бик тә кирәк. Шуңа алар дәвамлы булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев