Аларны электр көтүчесе көтә
Салагышта фермер Илнур Сәхипов шушы көннәрдә токымлы мөгезле эре терлекләрен җәйләүгә чыгарды. Аларны электр көтүчесе көтә.
Малларга азыкны китерәләр, су эчәр өчен махсус урыннар бар.
Сүз уңаеннан: Илнур Сәхипов – районда игенчелек, терлекчелек юнәлешләрендә эшләүче фермерларның берсе. Аның 1500 гектар чәчүлек җирләре, 860 баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 216сы – савым сыерлар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев