Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбинең туган йортына су кертелде

Кадыбаш авылында яшәүче Радик–Гөлнара ГАФАРОВлар моңа кадәр ишегалларындагы кое суыннан файдаланганнар. Ә эчәр өчен суны чишмәдән ташыганнар. Күптән түгел алар хуҗалыгына су уздырылды.

Гафаровлар Мәктәп тыкрыгындагы әлеге йортны унбер елэлек сатып алганнар. Биредә ике йорт кына урнашкан. Су трассасы ерак һәм аны уздыру катлаулы булганлыктан ике хуҗалык та моңа кадәр эчә торган судан мәхрүм булган.

–      Махсус хәрби операциядә ил иминлеге сагында торучы хәрбинең әти-әнисе буларак, кышын Кадыбашта узган халык җыенында район башлыгы Ленар Нургаяновка су кертү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иттек. Ул: “Булыр, эшләрбез!” – диде. Рәхмәт яусын, җитәкче сүзендә торды, – ди Гөлнара ханым.

Күптән түгел Әгерҗедән Фәннүр Шакиров җитәкчелегендәге “Төзелеш идарәсе” предприятиесе экскаваторы килеп траншеяны казыган. Авылның алтын куллы осталары Шамил Закиров һәм Айрат Исмәгыйлов торбалар сузганнар, эретеп ябыштыру эшләрен башкарганнар. Риф Шәйхетдинов суны өйгә уздыруда зур булышлык күрсәткән.

–      Авылыбыз башлыгы Хәлил Закировка да рәхмәттән башка сүз юк. Су кертү буенча йөргәндә аның ярдәме зур булды. Экскаваторчы егет Рөстәм Хисаметдинов та – үз эшенең остасы. Шулай итеп, унбер ел буе көткән су проблемасы берничә көн эчендә хәл ителде, – ди Гөлнара.

Алар белән бергә күршеләре Руслан–Ләйсәния Шакировлар да сулы булганнар.

...Гафаровларның ил иминлеге сагында торучы батыр уллары Марсель дә әти-әнисенең шатлыгын уртаклашып шалтыраткан. Марсель 2022 елдан бирле махсус хәрби операция зонасында. Ул өлешчә мобилизация буенча киткән. Шушы еллар дәвамында взвод командиры, лейтенант Марсель Гафаров күрсәткән батырлыклары өчен җиде медаль белән бүләкләнгән.

–      Туган якка җиңү белән кайтырга язсын. Әти-әниемне, яраткан сеңелкәшләремне сагындым. Якыннарымнан гел сөенечле хәбәрләр генә килеп торсын. Туган авылымда күрешкәнчегә кадәр, – диде Марсель телефоннан сөйләшкәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев