Сентябрьнең матур бер көнендә Мәдьярдә Чишмә бәйрәме узды.
Нефтьчеләр тарафыннан эшләнгән чишмә янында Уразай үзешчәннәре дә осталыкларын күрсәттеләр. Авыл күренешендә печән чабып арган ир-егетләрне чишмә суыннан чәй кайнатып эчерделәр. Чараны җыр-биюләр белән баеттылар.
- Яшь чакларыбыз искә төште. Элек нәкъ менә чишмә янын гөрләтеп тота идек, – диделәр өлкән апа-абыйлар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев