Мукшур авылында каз өмәсе гөрләде
Авыл тормышы

Мукшур авылында каз өмәсе гөрләде

Өмәгә Мукшур, Сокман, Тәбәрледә яшәүче уңган-булган апалар килделәр

Мукшур авылында гомер кичерүче Рафил–Римма Сәлимуллиннар гаиләсендә каз өмәсе гөрләде. Алар быел 60 каз, 40 үрдәк үстергәннәр.

Өмәгә Мукшур, Сокман, Тәбәрледә яшәүче уңган-булган апалар, туганнары килделәр. Казларны Мукшур чишмәсенә алып төшеп юдылар. Җырлап-биеп күңел ачтылар.

Аннан хуҗабикә әзерләгән тәм-томнар белән сыйландылар.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев