Нарат авылында Йомырка бәйрәме уздырдылар
Авыл халкы, бердәм булып, әлеге бәйрәмгә әзерләнде
Һава торышы салкынча һәм яңгырлы булса да, Нарат авылы халкы һәм кайткан кунаклар онытылмаслык бәйрәм ясадылар. Девятерня Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис-Алия Арслановлар, мәктәп укучылары катнашучыларны җырлатып, биетеп күңел ачтырдылар.
Йомырка уенында катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды. Кич белән дә бәйрәм дәвам иткән. Ранис Гыйззәтуллин авыл яшьләрен шашлык белән сыйлаган, Раушания Гәрәева коймак пешергән, Нәфисә Салихова, Гүзәлия Җәләева, Гөлчәчәк Хуҗина тәмле камыр ризыклары әзерләгәннәр.
Бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Гөлсияр Хаҗиева әлеге чараны уздыруга өлеше кергән һәркемгә һәм Мамадышта яшәүче олы йөрәкле авылдашлары Рәзилә Рәхмәтуллинага олы рәхмәтен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев