Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

“Нәүрүз” ширкәтенең алдынгы механизаторы Илдус Гыйльмегаянов: Эш бөтен нәрсәне оныттыра

Бу гаҗәп тә түгел: 40 елга якын районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче алдынгы хезмәтчән ул

Яңавылдан механизатор Илдус ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВның фотосы газета битләрендә еш күренә. Бу гаҗәп тә түгел: 40 елга якын районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче алдынгы хезмәтчән ул. 

Гомере буе терлекчелектә эшләгән әнисе Сәүдә, тракторчы-комбайнчы булган әтисе Юныс үрнәгендә Илдус та яшьтән үк колхоз эшендә чыныгып үсә.

–    7 сыйныфтан әтинең комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Мәктәпне тәмамлау белән шофер булып урнаштым. Беренче машинам иске генә ГАЗ-51 иде, – дип хәтер яңарта. – Ә армиядән кайткач ул чактагы колхоз рәисе Марсель Мурзаханов чакырып алды да өр-яңа ГАЗ-53 машинасын бирәчәкләрен әйтте. Әлеге машинага безнең “Ленин” исемендәге колхоз икмәктән мул уңыш алган өчен лаек булган иде. Машинаны Саранскига кадәр үзем барып алып кайттым. 

2000 елдан бирле урып-җыю чорында комбайн штурвалы артында Илдус.

–    Беренче комбайным иске генә “Нива” иде. Аннан соң 11 ел “Дон” иярләдем. Заманча “Нью Холланд”та эшләвемә дә унөч ел булды. Хәзер алар да искереп бара инде, – ди механизатор. 

Һәр чорның үз көе дигәндәй, еллар узу белән, әнә шулай, хезмәт шартлары белән бергә күрсәткечләр дә үзгәрә бара.  Эшләү дәверендә бик күп бүләкләргә, хөрмәтләүләргә дә лаек булган ул. 

–    Шулай да иң истә калганы 2004 елда урып-җыю чорында беренче урын алган өчен “Ока” машинасы бирүләредер, мөгаен. Ул елны районкүләм “Уңыш” бәйрәме Кичкетаң Мәдәният йортында узды һәм мин машина ачкычын ул чактагы район башлыгы Фәрит Габбасов кулыннан кабул итеп алдым, – ди ул. 

Аннан соңгы елларда алдынгы игенче буларак күп тапкырлар Казанда “Уңыш” бәйрәмендә катнаша. Ел саен диярлек район Сабан туенда хөрмәтләнә. 2013 елда “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек була.

Эш дигәннән, алар хуҗалыгында һәркемгә җитә ул. Моннан ике ел элек Хөкүмәт ярдәме белән сафка баскан мини-фермаларында биш сыер, үгез-бозаулар асрыйлар. 

–    Мин көне буе диярлек басу-кырдан кайтып керә алмыйм, шуңа күрә малларны карау күбрәк җәмәгатем Раушания җилкәсенә төшә, – ди Илдус. – Печән хәзерләү кебек җаваплы чорда Ижауда яшәүче улларыбыз Динар, Данис гаиләләре дә – төп ярдәмчеләребез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев