Әгерҗедә эш башлаучы фермерга грант бирделәр
Авыл тормышы

Әгерҗедә эш башлаучы фермерга грант бирделәр

Сертификатлар тапшырылды

Лаеш районында узган “Кыр көне – 2020” күргәзмәсе кысаларында эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары буенча грант отучыларга сертификатлар тапшырылды.  

Җиңүчеләр арасында крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рөстәм Зәйнуллин да бар. Аңа сертификатны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов тапшырды. 

–    Мин грантка КФХ башлыгы һәм “Шөкер” кооператив хуҗалыгы әгъзасы буларак дәгъва кылдым, – ди Рөстәм әфәнде. – Ә грант акчаларына Салагышта терлекчелек юнәлешендә эш башларга, ягъни симертүгә үгезләр асрарга планлаштырам. 

Исегезгә төшерәбез: “Агростартап” программасы ярдәмендә Ямурза эшмәкәрләре Сәхиповлар узган ел әнә шул исемдә кооператив оештырганнар иде. 

–    “Шөкер” кооперативы әгъзасы буларак, без Рөстәмгә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә ниятлибез. Болар – Салагыштагы ферма бинасын кулланылышка бирү, терлек азыгы хәзерләүдә ярдәм итү һәм башкалар. Гомумән, эшчәнлекне алып баруда килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәчәкбез, – ди “Шөкер” кооператив хуҗалыгы башлыгы Илнур Сәхипов.    

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев