Өч бертуган авыл тормышын сайлаганга үкенми
Алар кыр эшләрендә дә, тормышта да сынатмый
Кодаш егетләре – бертуган Рафил, Рамил, Ринат ШӘЙДУЛЛИНнар – өчесе дә авыл тормышын сайлаганнар. Һәм моңа һич кенә дә үкенмиләр.
– Рамил дә, мин дә шәһәргә китеп карадык, әмма ияләшә алмадык. Шәһәр тормышын ничек кенә мактасалар да, күңелгә барыбер авыл якын, – ди иң өлкәне Рафил.
Егетләрнең өчесе дә әтиләре Рафис юлын сайлаганнар. Ул гомере буе механизатор булып эшләгән. Малайлар да кечкенә чакларыннан ук аның янында кайнашып үскәннәр.
– Мин 6 сыйныфта укыганда әтигә ияреп эшкә йөри идем инде. 15 яшемдә тракторны мөстәкыйль иярли башладым. Без дә тәвәккәл булганбыз, әти дә безгә ышанган, – ди Рафил.
Ул әтисе кебек МТЗ-80 тракторында да эшләгән, иске ЮМЗны да өр-яңадан җыеп утырырга туры килгән. “Нәүрүз” ширкәтендә техника паркы яңа тракторлар белән баетылгач Рафилгә дә МТЗ-82не ышанып тапшыралар. Ул әлеге тимер атында алты ел инде язын, көзен басу-кырларга бөртеклеләр чәчә. Терлек азыгы хәзерләгән чорда заманча “Ягуар”ны иярли.
– Яратам басуда эшләргә. Күңел биреп, булсын дип эшлим, – ди ул.
Әгәр шулай булмаса, язгы чәчү вакытында ике ел рәттән беренчелекне яулый алмаган булыр иде авыл уңганы.
Рамилне күпләр комбайнчы буларак беләләр. Узган урып-җыю чорында районда бишенче урын алган ул. Бөртеклеләрне җыю төгәлләнгәч абыйсы Рафил белән язын чәчәр өчен туфрак эшкәрткәннәр.
– Анысында гел төнге сменада эшләдек, – ди Рамил.
Тырыш, техника “телен” аңлый торган егетләр күптән түгел чит ил техникаларында эшләү серләренә өйрәнү өчен укуда да булганнар.
– Нью-Холланд комбайны һәм тракторында эшләү күпкә җиңел. Механизмнар автоматлаштырылган, барысы да үтәкүренмәле. Егәрлекләре көчле, – ди Рамил.
Абыйлары үрнәгендә төпчек малай Ринат та трактор иярли бүген. Район кырларында үскән икмәктә аның да өлеше зур. Кызу чорда көнозын кырда эшләүче техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүче ул.
– Кыр эшләре вакытында Ринат аркасында бер генә тапкыр да өзеклек булмады. Басуда эшләүче 15-20 берәмлек техникага солярканы ташып кына торды, – диләр абыйлары энеләрен мактап.
Тракторчылар арасында иң яше дә әле Ринат.
– Абыйлар белән бергә эшләү бик рәхәт. Киңәш-ярдәм кирәк чакта алар гел янәшәдә, – ди ул.
Егетләр “Нәүрүз” ширкәтендә генә түгел, үз хуҗалыкларында да техника янында кайнашырга яраталар. Тракторлары, аңа барлык агрегатлары бар. Абзарда – дүрт сыер, бозаулар. Маллар өчен печәнне үз көчләре белән әзерлиләр.
– Әниебез Рәзиләгә генә авыргарак туры килә. Без – өйдәге дүрт ир-атка ул – берүзе, – диләр егетләр.
Бу көннәрдә алар өчесе дә үз тракторларын ремонтлау белән мәшгуль. Чөнки язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Кызу чорда сәгать кебек эшләсен өчен техниканы бик җентекләп ремонтларга кирәк, диләр.
– Бертуганнарның быелгы мөһим чорда да сынатмаячакларына ышанабыз. Чөнки аларның тимер атлары һәрчак төзек, сәбәпсез эш калдырганнары юк. Кодаш авылында да аларга йомыш төшмәгән вакыт сирәк. Кулларыннан килмәгән эш юк. Авылларыбызны хәзер Шәйдуллиннар кебек ир-егетләр яшәтә дә инде, – ди бертуган Шәйдуллиннарны мактап “Кодаш” бүлекчәсе идарәчесе Фирдәвес Сәләхиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев