Педагог Эльвир Гыймазов җәйге ялда комбайнчы булып эшли
Эльвир урак вакытында җирдән аерылмый
“Агрохимсервис” җәмгыятенең “Наҗар” ярдәмче хуҗалыгында хезмәт куючылар, башка хуҗалыклардагы кебек үк, һәр кояшлы көннең кадерен белергә кирәклеген яхшы аңлыйлар.
- Башка елларны урып-җыю эшләренә бер ай вакыт китә иде. Быел озаккарак сузылачак, – ди җәмгыять директоры Адил Латыйпов.
Хуҗалык басуларында бөртеклеләрне өч комбайн суктыра. Әтиле-уллы Рөстәм– Эльвир Гыймазовларның да, Айрат Кәримовның да эш тәҗрибәләре зур.
– Бу җир уллары – урып-җыю чорында төп көч, – ди Адил Наил улы аларны мактап.
...Тәбәрле мәктәбен тәмамлагач шәһәргә китү турында уйламый да Рөстәм. “Авылда да кемдер эшләргә тиеш!” дип сала тормышын сайлый. Ул елны мәктәп тәмамлаган 24 егет-кызның авылда калган 5есенең берсе ул. Әсән авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка укый. Аннан “Коммунизмга” колхозында үз белгечлеге буенча эшли. Комбайнчы булганда улы Эльвирны да кечкенәдән эш серләренә өйрәтә. Педагог һөнәрен сайласа да, Эльвир да урак вакытында җирдән аерылмый. Ул – бишенче сезонын төп комбайнчы. Без барган көнне арпа басуында эшли иде.
– Төп эш урыным Сарсак-Омга лицее булса да, җәйге ялымда башта комбайн ремонтлыйм, урак башлангач басуга чыгам. Көтеп алам бу мизгелләрне! Яратып, күңел биреп эшлим, – ди ул.
Комбайны чит илнеке булса да, озак еллар кулланылышта булган. Тимер ат 24нче сезонын эшли, ди Эльвир. Шуңа күрә ремонт вакытында күп көч сарыф ителә икән. Бу вакытта әтисе дә, җитәкчелек тә зур булышлык күрсәтәләр.
– Ныклап төзекләндерү нәтиҗәсендә урак вакытында җитди ватылулар булмый, – ди Эльвир. Ул эшләгән басуларда арпаның бер гектарыннан 28 центнер уңыш чыккан. Көзге бодайны 25әр центнердан җыеп алганнар.
– Уңыш сөендерерлек, башаклар тулып тора, – ди Эльвир. – Бөтен теләгебез: кояшлы көннәр генә күбрәк булсын иде.
Ә гаилә башлыгы Рөстәм борчак басуларын иңли. Аның кыр корабы, чагыштырмача, яңа. Биредә ул дүртенче сезонын эшли.
– 16 ел эшләү дәвер ендә төрле комбайннарны иярләргә туры килде. Монысы заманча булуы белән уңайлы, – ди Рөстәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев