Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Пешекче Гөлчәчәк Мөхәммәтшина: Бәлешне өч таба, өчпочмакны алтышар таба пешерәм

– Пешекче булып эшләү минем балачак хыялым иде, – ди Гөлчәчәк

Көн саен утыз эшчегә берүзе ризык әзерләсә дә, Гөлчәчәк ханым зарланмый.  “Эшне яратырга кирәк. Шул вакытта аның авырлыгы сизелми”, – ди ул.

Гөлчәчәк МӨХӘММӘТШИНА Тирсәдәге “Агрохимсервис” җәмгыятенең “Наҗар” хуҗалыгы ашханәсендә өч елга якын гына эшли әле. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә коллективның, кырларда хезмәт куючы җир улларының хөрмәтен яуларга өлгергән.

“Үз эшен төгәл башкара. Ул пешергән һәр ризык бик тәмле”, – дип Гөлчәчәк ханымның хезмәтенә югары бәя бирәләр.

– Пешекче булып эшләү минем балачак хыялым иде, – ди Гөлчәчәк үзе. – Кечкенә чагымда ук кухняда әнием янында кайнашырга яраттым. Ул нәрсә әзерләсә дә, өйрәтергә кушканым – истә.

Әнә шулай, Биектауда туып-үскән кыз мәктәптә укыганда ук төрле ризыклар, тортлар пешерергә, салатлар ясарга өйрәнә. ...Еллар уза. Гөлчәчәк үзен төрле тармакта, төрле эштә сынап карый.

– Күңелемә ошаган эшне озак таба алмадым. “Агрохимсервис” җәмгыяте ашханәсенә эшкә урнашкач кына “бу – минеке”, дип җиңел суладым, – ди ул.

Кырда эш гөрләгән чәчү, терлек азыгы хәзерләү, урак чорында аның эш сәгате иртәнге биштә үк башлана. Төшке һәм кичке ашларны вакытында өлгертү өчен көнозын аягөсте булырга туры килә. Менюда кайнар ризыклар да, салатлар да көн саен үзгәреп тора.

Мәсәлән, бер көнне кәбестә салаты булса, алдагысында чөгендернекен ясый. Ә ашка килгәндә, өй токмачы белән пешкәнен эшчеләр бигрәк тә яраталар, ди. Андый көннәрдә дүрт-биш җәем токмач кисә Гөлчәчәк. Икенче ашка менюда манты, бәлеш, өчпочмак, шәңгә, пироглар да була.  

– Гадәттә, бәлешне өч таба пешерәм. Ә аңа ит тә, бәрәңге дә мулдан кирәк. Икешәр чиләк бәрәңге, дүрт-биш кило ит турыйм, – ди ул. Өчпочмак-шәңгәләрне бишалты таба пешерә. Мондый көннәрдә кулларына күз иярми пешекченең. Басу-кырларга эш челәр янына барып, аларның ризыкларга карата фикерен ишетеп кайтырга да иренми ул.

– Моңа кадәр бер кемнең дә зарланганы булмады. Киресенчә, ризыкларымны мактыйлар, рәхмәт әйтәләр. Ә бу эшкә канатландыра гына, – ди Гөлчәчәк. Аш-су остасы эш урынын да һәрвакыт чиста итеп тотарга тырыша.

– Кухняны җыештырмыйча, савыт-сабаларны урыннарына урнаштырмыйча кайтып киткәнем юк. Кайбер көннәрне сәгать телләре кичке җидене дә сугарга мөмкин, – ди Гөлчәчәк. Авыр эш көненнән соң өенә кайткач та алъяпкычын ябып, башына яулыгын бәйләп  плитә янына баса ул.

“Яраткан оныкларым тәмледән-тәмле ризыклар пешереп сыйлаганымны көтеп торалар”, ди аш-су остасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев