Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Пиннек әзерләргә ярыймы

Рейдлар дәвам итә

“Янгын куркынычы саклану сәбәпле, урманнарга пиннек әзерләргә дә керергә ярамый дип ишеткән идем. Бу дөресме?”
Р.ӘХМӘТОВ,
Әгерҗе шәһәре.

Әлеге сорауга Әгерҗе урманчылыгы җитәкче-урманчысы Владимир ИШМУРАТОВ җавап бирә:

–    Әйе, ТР Министрлар Кабинеты карары белән гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүенә кагылышлы чикләүләр тагын 21 көнгә озайтылды. Моннан тыш, урманда учак ягу, янып торган шырпы һәм тәмәке төпчеге ташлау, янгын-майлау материалы сеңдерелгән әйбер ташлап калдыру, үләнгә ут төртү, урманда чүп-чар, пыяла әйберләр калдыру, урманда һәм аның тирәсендә үлән, чүп-чар яндыру тыела. 

Мәҗбүри таләпләрне үтәмәүчеләргә карата штрафлар каралган. Гражданнарга – 1,5-3 мең, вазифаи затларга – 10-20 мең, юридик затларга 50-200 мең сум. 
Бу көннәрдә махсус комиссия урманнарга рейдларга чыгуын дәвам итә.   

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев