Раилә Тимофеева: Авыл җирлегебез бик бай яши
Йомырка, сөт, май, эремчек, ит, бал, бакча җимешләре, каз, үрдәк һәм башка продуктларны тиз арада табып алырга мөмкин
«Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә»,- дип яза А.П.Чехов
Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен, аның белән аралашу гына җитми, минемчә эш - гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Чөнки зәвык белән киенеп , матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә мөмкин. Юкка гына татар халкы "агач - яфрагы, кеше хезмәте белән матур" димәгән. Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул - шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше генә, үзен бәхетле тоя.
Татар халкы элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Әйләнә - тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек- биек йортлар ,акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, бакчабыздагы җиләк- җимеш, яшелчәләр, өстебезгә кигән киемнәр...Болар барысы да - кемнәрнеңдер хезмәт җимеше. Гадәти әйберләр булса да, һәрберсе кирәк.
2024 елда "Авыл яши" проекты старт алды. Әйе, чыннан да, авыллар яши. Кемнәрдер тавык, каз, үрдәк асрый, икенчеләр эре терлек үрчетә, сөт, май, эремчек сата, корт тота, башка берәүләр яшелчә, җиләк - җимеш үстерә.
Салагыш авыл җирлегендә, андый тырышлар, хезмәт сөюче авылдашлар шактый безнең. Авыл җирлегебез бик бай яши. Йомырка, сөт, май, эремчек, ит, бал, бакча җимешләре, каз, үрдәк һәм башка продуктларны тиз арада табып алырга мөмкин.
Без авыл кызлары һәм егетләре. Без, кечкенәдән үк, мәктәп, әти-әни, әби-бабай тәрбиясе белән, хезмәтне яратып үстек. Бүгенгесе көндә дә, хезмәткә гашыйк без! Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.
Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Хезмәтне яратыйк, дуслар! Әбием әйткәнчә: "эшләп ашыйк, эшләп яшик!". Без яшь буын тырыш булсак, хезмәтне яратсак авыл яшәр һәм яшәячәк!
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев