Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Районда авыл халкына бушлай орлык тарату программасы эшләп килә

Май аенда халыкка кәбестә үсентеләре дә таратылачак

 2016 елдан бирле Татарстанда авыл халкына бушлай орлык тарату программасы эшләп килә. Быел Рәис Рөстәм Миңнеханов карары белән республика авылларында яшәүчеләргә 20 миллион сумлык орлык өләшенәчәк. 

Аларны тарату белән район кулланучылар җәмгыяте шөгыльләнә. Җәмгыять рәисе Рөстәм Ваһапов сүзләренә караганда, безнең районга барлыгы 700 кило чемчек суганы, 20 кило – кишер, 25 кило чөгендер орлыгы кайткан. Аларны яшәүчеләр санына карап, авыл җирлекләренә өләшкәннәр. 

Шулай ук мәктәп яны участокларына утырту өчен район мәгариф бүлеге һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә өләшү өчен халыкны социаль яклау идарәсе дә орлыклар белән тәэмин ителгән.

– Яшелчә орлыклары Голландиядән кайткан, сыйфатлы. Безнең як климатына туры килә, – диде Рөстәм Раил улы.

Ул шулай ук көзен уңышны район кулланучылар җәмгыяте аша җыю оештырылачагын да әйтте.

– Халыкка үзеннән арткан яшелчәләрне хәзерләүләр конторасы аша тапшыру мөмкинлеге бар. Бу бушлай түгел. Без, аларны сатып алып, ярминкәләрдә шәһәр халкына тәкъдим итәчәкбез, – диде ул.  

Җәмгыять рәисе сүзләренә караганда, май аенда халыкка кәбестә үсентеләре дә таратылачак. Берничә авыл җирлеге Советына шалтыратып, халыкка орлык таратылутаратылмау белән дә кызыксындык. Девятерня, Исәнбай, Көчек, Кырынды һәм күп кенә башка авыл җирлекләрендә бу атнада орлыкларны шәхси хуҗалыкларга өләшү актив рәвештә алып барылганлыгын әйттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев