Рамилә Хикмәтуллина: Егетләргә булышлык күрсәтү өчен кайларга гына шалтыратырга туры килми
Ул хәрбиләргә икенче әниләре кебек
Барҗы-Умга – райондагы иң кечкенә авылларның берсе булса да, ул олы йөрәкле, изге күңелле, ярдәмчел кешеләре белән күркәм. Биредә яшәүчеләр Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң зур булышлык күрсәтүләре белән дә башкаларга үрнәк булып торалар.
БЕРЕНЧЕ КӨННӘН ҮК
Узган елның сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителүгә Кичкетаң авыл җирлегеннән 6 егет (бишесе – Барҗы-Пельгадан, берсе Балтач авыллыннан) хәрби хезмәткә чакырыла. Казанда хәрби өйрәнүләр узганда ук инде Барҗы-Умганың иң актив кешесе, гомере буе Кичкетаң авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп башкарган, һәрвакыт халык белән уртак тел таба белгән Рамилә апа Хикмәтуллинаның төн йокылары кача. Егетләргә ничек ярдәм итәргә дигән сорау тынгылык бирми аңа.
Бер җирлектә гомер кичергәч, ул егетләрнең нинди гаиләләрдән булулары, хәзерге тормышлары хакында да бик яхшы хәбәрдар.
– Алты егетнең берсе күпбалалы гаиләдән, икесенең әти-әнисе вафат, өчесенең әтиләре юк. Дүртесе гаиләле, икесе ялгыз. Иң беренче эш итеп, егетләрнең әти-әниләре янына бардык, гаиләләре белән элемтәгә кердек, – ди Рамилә ханым.
Казанда өйрәнүләр узганда ук аның тәкъдиме белән авыл халкы, кичкетаңлылар, барҗыпельгалылар, акчалата ярдәм күрсәтеп, егетләргә бик күп кирәк-яраклар сатып алына.
– Бер ай өйрәнүләр узганда авылдашларның зур тырышлыгы белән егетләребезгә өч тапкыр ярдәм күрсәтелде, – ди Рамилә апа.
ИКЕНЧЕ ӘНИЛӘРЕ
Махсус хәрби операция зонасына озатылгач та, егетләр белән элемтәне өзми ул. Тора-бара ике арадагы җепләр шулкадәр ныгый, егетләр нинди генә сораулары булса да икенче әниләренә әйләнгән Рамилә апаларына шалтыраталар.
– Якташларыбыз берничә көн элемтәгә чыкмасалар, командирлары аша эзләп табам. Берсенең озаграк хәбәре булмады. Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән телекүпер оештыралар икән дигән хәбәрне ишеткәч, юлларын табып шул егетнең хатынын, ике баласын башкалага җибәреп, видеоэлемтә аша сөйләштерүгә ирештем, – ди Рамилә апа.
Яралану очраклары да бар. Олы йөрәкле ханым бу вакытларда да ярдәм итү җаен табарга тырыша.
– Кайбер көннәрдә телефон “ут кебек кыза“. Егетләргә булышлык күрсәтү өчен кайларга гына шалтыратырга туры килми, – ди Рамилә апа.
ЧӘКЧӘККӘ КАДӘР ЯСЫЙЛАР
Махсус хәрби операция авыл халкын тагын да берләштергән. Барҗыумгалыларның күбесе өлкән буын вәкиле булса да, пенсияләреннән өлеш чыгару җаен табалар, клубта ярдәм йөзеннән нинди генә чара оештырылса да, бердәм булып чыгалар.
– Бер ел эчендә егетләребезгә сигез тапкыр гуманитар ярдәм җибәрдек, – ди Рамилә Зөфәр кызы.
Ә ул күчтәнәчләр арасында кием-салым, дарулар гына түгел. Өй ризыкларыннан авыз итсеннәр дип коймагын да, пирогларын да пешерәләр. Уңган ханымнар чәкчәк тә ясыйлар. Дару үләннәре дә җыялар. Егетләр: “Чабынасыбыз килә, пиннек җибәрә алмассызмы“, – дип мөрәҗәгать иткәч тә, анысын да юллаганнар.
Бу көннәрдә тагын бер зур эш башкарганнар. Алсу Дәүләшина җитәкчелегендәге клубта унбишләп авыл уңганы, клубка җыелып, маскировка сеткалары үргәннәр. Өчесен егетләргә җибәргәннәр инде, тагын шуның кадәр әзерләп куйганнар.
– 84 яшьлек Гайникамал, 75 яшьлек Нурания, Нәкыя, Суфия апалар яшьрәкләр белән бер сафка басып эшләделәр. Аллаһының мең рәхмәте яусын аларга! – ди Рамилә апа.
ГАИЛӘЛӘРЕ ДӘ – ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ
Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең гаиләләре дә – һәрвакыт игътибар үзәгендә. Нинди генә бәйрәм булса да, әти-әниләрен Барҗы-Пельга клубына чакырып хөрмәт күрсәтәләр, күчтәнәчләр белән сөендерәләр, җылы сүзләре белән юаталар, концерт куялар. Хуҗалыкта ярдәм кирәк булганда кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Кичкетаң авыл җирлеге Советы, район Иҗтимагый советы рәисе Александр Лапшин, совет әгъзалары Александр Еникеев, Ромель Мәннапов та һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәләр.
ТУГАННАРЫБЫЗ КЕБЕК
Биш егет туган якларында ялда булып киткәннәр. Берсе элемтәгә чыгып торса да, әлегә кайта алмый икән. Күптән түгел ике егетне тагын туган авылларында каршы алганнар.
– Аларның ялга кайтуы, газиз кешеләре, гаиләләре белән күрешүләре күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек өсти. Без аларны үз улларыбыз кебек сөенеп, горурлык хисләре белән каршы алабыз, – ди Рамилә апа.
Клубта илебез иминлеге өчен көрәшүче егетләр белән очрашулар да уздыралар. Шундый чараларның берсендә Барҗы-Пельга егете:
– Шушы вакыт эчендә сез безгә үз туганнарыбыз кебек якынайдыгыз. Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Ә Рамилә апа, чын мәгънәсендә, әниләребез кебек олы йөрәкле. Ул һәрвакыт безнең белән элемтәдә. Нинди генә сорау булса да, аңа мөрәҗәгать итүдән кыенсынмыйбыз. Чөнки аның һәр мәсьәләне хәл итәчәгенә ышанабыз. Безнең өчен утка да, суга да керергә әзер булган бу көчле ханымга Ходай сәламәтлек, көч һәм рух ныклыгы бирсен, – дигән.
– Иминлегебез сагында торучы егетләребездән шундый җылы сүзләр ишетү безне яңа эшләргә канатландыра да инде, – ди Рамилә Зөфәр кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев