Район газетасында "Авыл – минем язмышым" дигән уникаль проект старт алды
Һәр язмага - үз QR-коды
Кадерле укучыларыбыз! «Әгерҗе хәбәрләре» район газетасында «Авыл – минем язмышым» дигән уникаль проект старт алды. Аның кысаларында без авыл җирендә калган яки төпләнгән, авыллар яшәсен һәм үссен өчен шунда хезмәт куйган кешеләр турында сөйлибез.
Проектның уникальлеге шунда ки, Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында, укучыларга уңайлы булсын өчен, проектның һәр язмасына без үзенең QR-кодын әзерләдек. Телефон камерасын QR-кодка якынайтып, сез мәкалә геройлары турында видеоматериал карый аласыз.
Игътибар итегез, яңа модель смартфоннар әлеге кодны автомат рәвештә укый. Әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында килеп чыкмаса, смартфонга QR-кодларны укучы махсус сканер урнаштырырга кирәк. Бу бушлай сервисны телефоннарга Google Play кушымтасыннан урнаштырып була.
Үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, дуслар! Чөнки мондый яңалыклар тормышыбызга уңайлык һәм оперативлык кертә.
Хөрмәт белән "Әгерҗе хәбәрләре" командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев