Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл тормышы

Риф–Сәлия ШӘЙХЕТДИНОВлар: Үзең үстергәне тәмлерәк

Үрдәкләр дә, казлар да, бройлер чебиләр дә алып үстерәләр алар

Кадыбашта яшәүче Риф–Сәлия ШӘЙХЕТДИНОВларның ишегалларының бер ягында аллы-гөлле чәчәкләр үссә, икенче ягына кош-кортлар хуҗа. Үрдәкләр дә, казлар да, бройлер чебиләр дә алып үстерәләр алар. 

–    Җәй көне ишегалдында казлар каңгылдашмаса, үрдәкләр бакылдамаса, нинди ямь инде ул?! – ди Сәлия апа. 

Гомер буе каз асрыйлар алар. Кечкенә вакытта елга буенда каз бәбкәләре саклап үскәнен хәтерли. Килен булып төшкәндә каенаналарының да казлары була.

Үзләре дә шул вакытлардан бирле әлеге йорт кошларын тоталар. 

–    Дөрес, йорт казларын тотучылар хәзер районда да юктыр. Үзебез дә дистә еллар инде бәбкәләрне җәй башында сатып алабыз, – ди Сәлия апа. 
Моңа кадәр 20-25әр бәбкә үстергән булсалар, быел унбишне сатып алганнар. Алар янында берәр дистә үрдәк һәм бройлер чебиләр дә бар. Бройлер тавыкларның беренче алганнарын суйганнар да инде. 

–    Эре маллар тотмыйбыз инде хәзер. Яшебез дә олыгаеп бара, печән-ашлыгын да сатып алырга кирәк. Шуңа күрә кош-кортларны аз-азлап булса да төрлесен алабыз, – ди Сәлия апа. 

Дөрес, кошларны карау мәшәкатьле, алар тәрбия таләп итә, ди хуҗабикә. Әмма гомер буе авыл җирендә тырыш хезмәт белән яшәгән Шәйхетдиновларны болар гына куркытмый. Кошлар кечкенә чагында кычыткан, комбиазык белән дә сыйлаганнар, кыш буе ипидән ясалган сохариларны да җебетеп ашатканнар. Хәзер инде бәрәңге дә, арпа да пешерәләр. 

–    Шунысы гына кыенрак, казларны елгага төшереп булмый. Башка елларны көнозын Кады елгасында юынып, чистарынып кайталар иде. Быел этләр булуы куркыта, – ди Сәлия апа. 

Шуңа ишегалларына үрдәкләр һәм казлар өчен бассейн ясарга мәҗбүр булганнар. 

Шәйхетдиновлар казларны июньнән алып ноябрьгә кадәр асрыйлар. Аңа кадәр бройлерлар, үрдәкләрне суялар. Аннан аз-азлап казлар эшкәртелә башлый. 

–    Каз өмәләре ясаган юк инде хәзер. Ирем чалып бирсә, ашыкмый гына үзем эшкәртәм, – ди Сәлия апа. 

Каз мамыгыннан ясалган мендәрләр дә берничә дистә булган инде. Ә каз түшкәләрен күчтәнәчкә дә өләшә Сәлия апа. Үзе дә бик тәмле итеп кыздыра, мич ашлары да пешерә икән. 

–    Сатып алганга караганда үзең үстергәне тәмлерәк шул, – ди ул елмаеп. 
 

КАЗ АСРАУЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР:

40-45 көнлек бәбкәләр сатып алсагыз, отасыз. Алар чыдамлырак була.
Көннәр суытканчы, җир туңганчы казларга пешерелгән ризык ашатырга кирәк. Ите тәмлерәк була. 
Каз абзарын даими чистартып тору сорала. Чиста абзарда яшәгән казның ите тәмлерәк була.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев