Салагыш авыл китапханәсендә “Авыл яши” исемле күргәзмә оештырылды
Бу күргәзмә Татарстанда “Авыл яши – Деревня живет” проекты кысаларында узды
Салагыш авыл җирлегендә тырыш халык яши. Авылыбыз басулары буш түгел, күкрәп иген үсә. Үз хуҗалыгында тавык, каз, үрдәк бәбкәләре, тавык чебиләрен күпләп тотучылар, мөгезле эре терлек, куян, сарык, кәҗә асраучылар күп.
Җәен бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә.
Бу – яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирү дә. Авылыбыз яшүсмерләре бәрәңге әю серләренә өйрәнәләр.
Бертуганнар 6 һәм 4 сыйныф укучылары – Булат һәм Самат әтиләре Раиф Закиров белән берлектә мини-трактор белән бәрәңге өяләр. Авылдашларга да ярдәмгә киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев