Салагыш авыл китапханәсендә «Үз хуҗалыгым - үз продуктым» дип аталагн дәрес узды
Бу дәрестә 6, 7 ,10 сыйныф укучылары катнашты
Игенчелек- борынгы бабаларыбыздан килгән һөнәр. Ул һәрвакыт авыр хезмәт булып саналган. Чөнки иген уңышы күп көч, уңганлык һәм тырышлык таләп итә.
Игенче хезмәтенең җимеше - икмәк. Икмәк - туклык, сәламәтлек, шатлык нигезе, муллык билгесе.Терлекчелек - мөһим тармак, төп керем чыганагы.
Авылыбыз җирлегендә бу өлкәдә армый-талмый хезмәт куючы, халыкка хезмәт күрсәтүче гаиләләребез, эшмәкәрләребез шактый. Шул уңайдан китапханәдә "Үз хуҗалыгым - үз продуктым" исемле дәрес узды.Бу дәрестә 6, 7 ,10 сыйныф укучылары катнашты.
Дәрес барышында күргәзмәләр белән таныштык, авыл җирлегендә хезмәт куючы эшмәкәрләребез турында сөйләштек, авыл хуҗалыгы продуктларыннан авыз иттек. Җирле язучыларның шигырьләрен укыдык. Шиһабетдин Садыйковның " Бәрәңге" шигыре укучыларда кызыксыну уятты, алар бәрәңге ризыкларын да, бик тиз генә санап күрсәттеләр.
Дәрес ахырында укучылар яңа пешкән кара икмәктән, яңа сауган сыер сөтеннән, кызарып кайнаган, кызыл эремчектән авыз иттеләр.
"Авыл сөте бигрәк тәмле дә соң", - диде Альфир, Альмир Шияповлар. Мин дә сөтне бик яратам,- дип кушылды Рамазан Галиев.
Дәрес укучылар өчен, бик күңелле дә, кызыклы да, һәм әһәмиятле дә булды. Алар ааылдашларның хезмәтләре белән кызыксындылар, уйландылар, алар белән сокландылар.
Укучылар белән истәлеккә фотога төшеп, хезмәтне яратырга, авылны яшәтергә һәм яшьнәтергә дигән теләктә калып, саубуллаштык.
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев