Салагыш авылында «Карга боткасы» узды
Бәйрәм бик күңелле узды
Борын- борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар.
16 ел инде бу бәйрәмне авылдашлар, кайткан кунаклар, өлкәннәр, яшьләр, бала-чагалар белән берлектә, бик күңелле итеп оештырабыз. Халкыбызның популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасын, 2008 нче елда, ветеран укытучы, авылдашыбыз – Лидия апа Мәҗитова оештыра.
Бу мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек ул ай - кояшка, күккә- җиргә, гомумән, табигатткә табыну дигәнне аңлата.
Бәйрәм бик күңелле узды. Мәдәният хезмәткәрләре: Гөлия, Гөлнара, Ләйсән, Хәлимә апа тәмле итеп ботка пешерделәр.
Авылдаш егетләребез, Шәйхетдиновлар кайнар чәй белән авылдашларны, барча кунакларны сыйладылар. Бәйрәм төрледән - төрле уеннар, ярышлар, җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Авылыбызның иң өлкән, тыл ветераны Сания апа Мөшәрәпова да, иң матур теләкләрен әйтте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия апа Хәбибуллина да, рәхәтләнеп ял итте, Ильдар Юзеевның " Күнеккәнбез " шигырен, Миндар абый Закиров "Туган тел", Камилә Багаутдинова, Гумилевның " Жираф" , Булат Закиров" Шүрәле " шигырьләрен бик матур итеп, сөйләделәр.
Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз, энем Ришат Әзиятов та , тәмле боткадан авыз итте, кайнар чәй белән сыйланды. Бәйрәмдә катнашкан һәр кешегә тәмле кәнфитләр, истәлекле бүләкләр өләштек.
Бу бәйрәмгә килгән авылдашлар зур рәхмәтләр белдереп, рәхмәтләр әйтеп, бик сөенеп саубуллаштылар.
Киләсе елга да очрашырга, авылыбызның елга, күпер буена җыелырга, матур итеп шулай йоланы дәвам итәргә дигән теләктә калып, таралыштык. Бәйрәм бик күңелле узды! Илләребез тыныч, күкләребез аяз, гаиләләребез матур булсын! Бердәм һәм бергә булыйк!
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев