Салагыш авылында өлкәннәрне зурладылар (ФОТО)
Бәйрәм табыны җыр-биюләргә бик бай булды
Картаймагыз әле, әй өлкәннәр,
Картаймагыз әле, әй тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Салагыш авылында Өлкәннәр көненә багышланган "Картаймагыз әле, әй өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәм оештырганнар. Бу хакта авыл китапханәчесе Раилә Тимофеева яза. Аның язмасын үзгәртмичә бирәбез:
"Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Бәйрәм җырлар, биюләр, теләкләр, котлаулар, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр белән чәй өстәле артында гөрләштек, аралаштык, иң җылы һәм иң изге теләкләрне генә юлладык.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев котлау белән ачып җибәрде. Мәктәп директоры Лилия Әхмәтҗанова Өлкән буынны котлап, иң изге теләкләр генә юллады. Авылыбыз хәзрәте Дәнис хәзрәт Халитов арабызда булмаган авылдашлар рухына дога кылды.
Бәйрәм башлангыч сыйныф укчыларының котлавы белән дәвам итте. Алар бик матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, Өлкән буын белән уеннар уйнадылар. 8 сыйныф укучысы Нурия Мөхәммәдиева өлкәннәр өчен бик матур җыр бүләк итте. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре матур җырлары белән тагын да бизәде.
Өлкәннәр үзләре дә җыр һәм моңга бик осталар, сынатмадылар. Авылыбыз сандугачы Тәнзилә апа Хәбибуллина җырлады, иң оста биюче исеме белән дан тоткан авылдашыбыз Зөлфәт абый Мәҗитов биеде, баянчы авылдашыбыз Вәзим ага Тулбаев татар көйләренә тезмә уйнады. Тыл һәм мәдәният ветераны Сания апа Мөшәрәпова вәгазь әйтте. Ветеран мөгаллим, мәктәп директоры Әлфирә апа Камараева иң матур теләкләрен белдерде.
Бу бәйрәмне оештыруда үзеннән зур ярдәм куйган авыл җирлеге рәисе Мансур Мөхәммәдиевка һәм авылдашыбыз Ильшат абый Нәфиковка зур рәхмәтләр юлланды.
Шулай ук мәктәп хезмәткәрләренә, социаль яклау үзәге хезмәткәр кызларына, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләр әйтелде.
Бәйрәм бик күңеле һәм матур узды. Бәйрәм ахырында өлкәннәргә, мәктәп алды бакчасында үскән чәчәкләр бүләк иттек. Алар бик сөенеп, зур рәхмәтләр юллап, өйләренә таралыштылар".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев