Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Авыл тормышы

Салагыш авылында Пионерлар оешмасының 104 еллыгы билгеләп үтелгән

1922 елның 19 мае – В.И.Ленин исемен йөрткән Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне

Пионер "беренче" дигәнне белдерә. Пионерлар - алар юл салучылар, курку белмәсләр, алдан баручылар.

Кызыл галстуклар таккан элекке пионерлар өчен Салагыш авылының Пионерлар урамында бәйрәм кичәсе уздырылган.

Өлкән буын белән бергә балалар да бик актив катнашканнар. Өлкән салагышлылар истәлекле хатирәләр белән уртаклашкан. Төрле уеннар, ярышларда да үзләрен сынап караучылар күп булган.

Җырлар, биюләр, уеннар, ярышлар, котлаулар белән үрелеп барган бәйрәм күңелләрдә озак сакланыр, диделәр катнашучылар.

Бәйрәм барышында самавырда кайнаган чәй эчкәннәр, учакта "пионер бәрәңгесе" пешергәннәр.

Миндар Закиров "Туган авыл" җырын башкарган, Вәзим Тулбаев гармунда көйләр уйнаган.

Күп еллар мәктәптә хезмәт куйган пионервожатыйлар искә алынган: Лидия Мәҗитова, Әлфирә Камараева, Әминә Бәширова, Әминә Гомәрова, Рәйсә Хәбибуллина.

Бәйрәм ахырында актив авылдашлары – Наҗия-Миндар Закировлар, Галимҗан Ямалиев, улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Гүзәлия Әзиятованы бәйрәм белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев