Салагыш мәдәният йортында «Ромашкалы аланда» исемле бәйрәм узган
Ул ярышлар, котлаулар, теләкләр белән үрелеп барган
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Салагыш мәдәният йортында "Ромашкалы аланда" исемле бәйрәм узган.
Ул ярышлар, котлаулар, теләкләр белән үрелеп барган.
Актив авыл халкы, бәйрәмгә килгән балалар, өлкәннәр ярышларда зур теләк белән катнашканнар.
Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерештә, табагач белән табаны тиз тотып алу, сорау һәм җавап уеннарында иң җитезләр, иң зирәкләр җиңгән. Яшь чакларын искә төшереп, өлкәннәр билләрендә кыршау да әйләндергәннәр.
Уллары махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган аналарны котлаганнар, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырганнар. Быел 50 һәм 45 еллык гаилә бәйрәмнәрен каршы алган парлар - Равил-Гүзәлия Әзиятовлар, Фәтих-Хәлим Хөснетдиновлар, Миндар -Наҗия Закировларны котлап, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырганнар.
Бәйрәм хуш исле чәйле, тәмле сый-нигъмәтле табын артында сыйланып дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев