Салагыш Мәдәният йортындагы күргәзмә җирлек тормышын чагылдырды
Җыенда катнашучылар аңа югары бәя бирделәр
Салагыш авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Ленар Нургаянов һәм Әгерҗедән оешма-предприятие җитәкчеләре катнаштылар. Салагышлылар аларны бай күргәзмә белән таныштырдылар.
2024 Россиядә Гаилә елына багышлап 30, 40, 50, 60 ел бергә парлап яшәүче авылдашларының фотосурәтләрен, җирлектәге Мәдәният йортларының эшчәнлекләрен, оста кулларның эшләнмәләрен чагылдырган күргәзмәдә мөһим урынны махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәмнәр күрсәтелгәнлеге турындагысы алып торды. Чулпан Хикмәтуллина җитәкчелегендәге Ямурза клубында маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр, үләннәр киптереп чәй ясыйлар, сохари киптерәләр, коры аш әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Сүз уңаеннан: әлеге җирлектән 9 ир-егет махсус хәрби операциядә.
Узган ел ахырында Әгерҗе районында “Авыл яши” республика проекты старт алган иде. Салагыш авылы китапханәсе мөдире Раилә Тимофеева нәкъ шул темага күргәзмә тәкъдим итте. Бу – фермерларга иң бай җирлек. Ун фермер игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Кунакларны Салагыш мәктәбенең яшь армиячеләре дә сәламләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев